ТӘҺАРӘТ и. гар. Мөселманнарның, кайбер гыйбадәтләрне кыла алу өчен, билгеле тәртиптә аерым әгъзаларын юып, аерым әгъзаларына мәсех кылу юлы белән пакьләнүләре. Тәһарәтең бардыр бит, Гарифулла? А.Хәлим. Күрәсең, госел, тәһарәт, намаз кебек ислам йолалары ярдәмендә җан вә тән сәламәтлеген саклау аша физик форманы һәм баш эшләвен камилләштерүгә ирешелә. Р.Сафин

Тәһарәт алу Мөселманнар кайбер гыйбадәтләрне кыла алу өчен билгеләнгән кагыйдәләрне үтәп юыну. Таибә абыстайның да мондый көнне әрәм итәсе килмәде: иртәнге чәйдән соң тәһарәт алып, озак кына җыенып, ниһаять, Хөршидне ияртеп, зиратка китеп барды. Ә.Еники. Иртән, кешеләр йокыдан уянганчы тәһарәт алып намаз укыйм дисәм, ванна бүлмәләренең ишеген таба алмыйм гына бит. Ф.Яруллин. Тәһарәт бозу Табигый хаҗәтләрне үтәү, косу һ.б.ш. сәбәпле тәһарәтле хәлдән чыгу. Юк, алар телевизордан авыз суларын агызып, тәһарәт бозып, бетмәс-төкәнмәс сериаллар карыйлар. Р.Зәйдулла. Тәһарәт бозылу Яңадан тәһарәт алу ихтыяҗы барлыкка килү, тәһарәтсез хәлгә керү. Әгәр кеше кече яки олы табигый хәҗәтләрен үтәсә, арттан һава чыкса, тәннән кан, эрен, сары су акса, авыз тутырып косса, йоклап алса һәм башка шундый очракларда тәһарәт бозыла. Туган як. Намаз укыган кешеләрне шушы авыру борчыса, аларга дәвалану тиз арада кирәк, чөнки һаман тәһарәт бозылуы, кием нәҗесләнүе, җәмәгатьчелек урыннарында, мәчеттә үзеңне уңайсыз хис итүе һ.б. көн дәвамында мәшәкатьләр тудырачак. Ислам – татарлар һәм мөселманнар. Тәһарәт сындыру к. тәһарәт бозу. Казакъ бае, рус кыяфәтле Галимҗанга артык өнәмичә карап торды да: «Мин тәһарәт сындырып чыгаем», – дип, ачык капкадан ишегалдына кереп китте. А.Расих. Тәһарәт сыну к. тәһарәт бозылу. Безнең тәһарәтебез сынды бугай. Тәһарәт яңартасы иде. К.Тинчурин. Тәһарәт төзү к. тәһарәт яңарту. Ул, кайтып керүенә тәһарәт төзеп, намаз киемнәрен киеп, икендегә китте. Гали Рәхим. Пакь бәндәләр үтеп китәрләр, кемнәрдә тәһарәт төзү булмаган, егылып төшәрләр. Ф.Яхин. Тәһарәт яңарту Яңадан тәһарәт алу. Мин тәһарәт яңартып керим әле. Т.Гыйззәт. Өйлә намазына дип тәһарәт яңарткан хәзрәт үзенең фамилиясен шул секундта «Йолдыз» битендә итеп күз алдына китерде. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә