ТӘХСИН и. гар. иск. 1) Хуплау, нәрсәне дә булса яхшы күрү; берәр кешенең фикерен, эшен яхшы дип табу. [Хәзрәт], рәсемдәге татарга тәхсин күзе белән карап: «Шулай, шулай, яр кабыргасын шайтан камчысының!» – дип кычкырды. Ф.Әмирхан. Бу фикерләр гакыл әһелләре тарафыннан тәхсин берлә каршы алынды, вафат тарихы артта кала барган саен, шөһрәте вә хөрмәте арта вә халыкларга якынлаша барадыр. Безнең мирас 2) Мактау, соклану сүзләре. --- һәммәсе Җәләлгә тәхсин әйттеләр, аның мондый зур һиммәтенә, ата-баба кыйла алмаган бер эш күрсәтүенә хәйрәтләрен бәян кыйлдылар. Г.Ибраһимов. Падишаһ бу сүзләрне вәзирдән ишеткәч, бәрәкаллаһ дип, мең төрле тәхсин укыды. М.Гайнетдин 3) Иске мәктәп-мәдрәсәдә югары билге; яхшы, дүртле билгесе. Миңа 9 яки 10 билгеләре алырга да насыйп булгалады, кайвакыт афәрин, тәхсин, имтиязлардан да өлеш чыга торган иде. Р.Әмирхан. Бу кәгазьгә караганда, әүвәлге елларда иң итагатьле, «афәрин», «тәхсин»гә генә укып килгән Галимҗан мәхдүм, соңгы бер-ике ел эчендә бик бозылып, монафикъланып киткән икән. Г.Мөхәммәдова |