ТӘХСИЛ и. гар. иск. 1) Белем, гыйлем. Каргалы мәдрәсәләрендә гыйльми тәхсил алу белән мәшгуль иде. Т.Гыйззәт

2) Гыйлем алу, уку, белем алу шөгыле. Анларның һәрбер шартларына разый булып, мәдрәсәгә керүче һәм гали тәхсилгә кызыгучы шәкертләр күп табылыр. Г.Камал. Ул уналты яшькәчә авыл мәктәбендә укыды да, атасы үлү сәбәпле, тәхсилен туктатырга мәҗбүр булды. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә