ТӘХРИРЧЕ и. 1) иск. Язучы, публицист. Ул кавемнән булмыйдыр тәхрирчедән һичкем тыныч. Берсе бар, дустым минем, һәрбер сүзе үткен кылыч. Г.Тукай

2) Террористик дип танылган «Хизб әт-тәхрир әл-Ислами» халыкара сәяси партия тарафдары. Нинди генә фиркалар, агымнар юк бит хәзер: сәләфиләр, тәхрирчеләр, ихваннар, тәкфирчеләр. Туган як. Тәхрирчеләрнең күбесенең, чынлап та, үзләре дә аңлап бетермичә, планлы рәвештә һәм тырышып, алар алдына максат итеп куелган – исламга булган ышанычны киметү мәсьәләсен хәл итү белән шөгыльләнүләре миңа аңлашыла башлый. Дин вә мәгыйшәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә