ТӘХЛИЛ и. гар. дини Шәригатькә күрә ире өч талак белән аерган хатынның, башта икенче бер иргә никахланып, аңардан да аерылып яки тол калганнан соң, кабат беренче иренә никахлашуы. Син бит ул сүзне өч тапкыр әйткәнсең, «мең тапкыр...» дип тә кычкыргансың әле, шулай булгач, хәзер тәхлил кирәк инде... М.Галәү. Әгәр дә өч талак хөкеме төшкәннән соң тәхлил кылынса (талак гафу ителсә), яңадан ул ир бу хатынына өйләнсә, тагын шул йортка керсә, араларына талак хөкеме башка төшмәс. Ф.Яхин |