ТӘХКЫ’ЙРЬ КЫЛУ ф. кит. к. тәхкыйрь итү . Мине тәхкыйрь кыласың! Г.Ибраһимов. Җиһанда кырык алты ел гомер кичереп тә кыз яугирләрнең кылыч, җәя белән ир баһадирларны хәрабә вә тәхкыйрь кылганына һич инанмас идем. Р.Батулла ◊ Тәхкыйрь күзе белән карау Кемгә дә булса кимсетүле, мыскыллы мөнәсәбәт күрсәтү. Беренче танышуда ук Рокыя Габдулладан бөтенләй бизә, аңа тәхкыйрь күзе белән карый башлый. Ш.Әхмәдиев. Теге егет, аның башыннан аягына кадәр бер тәхкыйрь күзе белән карап: – Баш мөхәррир? Гали Рәхим |