ТӘХКЫ’ЙРАНӘ рәв. 1. Хурлап, мыскыллап, кимсетеп, түбәнсетеп. Шуннан соң хан яңадан Мәскәүгә илчеләр җибәреп, Казан вә Әстерханны һәм бик күп бүләкләр бирүне таләп кылды, ләкин Мәскәү хөкүмәте моңарга тәхкыйранә җавап кайтарды. Г.Гобәйдуллин. Йолдыз бала аларның киңәшенә, вәгазенә колак салмый, әһәмият бирмичә тора да, тагын алардан тәхкыйранә көлеп, үз иптәшләре янына барып хөкем сөрергә тотына иде. Н.Әхмәдиев

2. с. мәгъ. Хурлау белән тулы, мыскыллы. Тәхкыйранә карашыгызны, керле йөрәгегезне күреп тә, ничек мин сезгә ышаныйм?! Ш.Әхмәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә