ТӘХЕТЛЕ c. 1) Монархияле, үзендә монархия булган (ил). Тәхетле ил сәясәте

2) Дәүләтле. --- Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән дәүләтле-тәхетле булырсың, пәйгамбәрлек-нәбилек дәрәҗәләренә ирешерсең, Мәшрикъ һәм Мәгъриб олугларына танылырсың, дип күрәзәчелек итүе «Кыйссаи Йосыф» китабының сюжет көпчәген гаугалы конфликтка әверелдереп җибәрә. Р.Ганиева

3) Хокуклары, вазифалары, мөмкинлекләре һ.б.ш. белән башкалардан өстен; дәрәҗәле, статуслы; башкалар санлаша, хөрмәт итә торган. Тәхетле башкалаларга менә шул салымнарның искиткеч зур күләмдә җыелуы зур шәһәрләрнең барлыкка килүенә бер этәргеч бирә. Р.Мөхәммәтдинов. Тынгы тапмас беркем мондый илдә, Булган очракта да тәхетле. Р.Мөхияр

4) Бар яктан да әйбәт, канәгатьләнерлек, яхшы (тормыш шартлары, яшәү, халәт һ.б.ш. тур.). Тормышымның иң бәхетле көне, Иң тәхетле көне – бүгенем. Э.Шәрифуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә