ТӘХЕТ и. фар. 1) Рәсми кабул итү мәҗлесләрендә һәм башка тантаналарда патша утырыр өчен калкурак урынга куелган, кыйммәтле ташлар, алтын һ.б. белән бизәлгән зиннәтле урындык. Пәрдә артында алтын һәм җәүһәрдән ясалган тәхет өстендә патша күренде. К.Насыйри. Алай да тәвәккәлләде: көннәрдән бер көнне туп-туры Йосыф кахан утырган тәхет ягына килеп керде. М.Хәбибуллин

2) Хөкемдарлык; патша дәрәҗәсе; власть. Ул безгә ап-ачык итеп белдерде: – Мин агамны үземнән өстен саныйм, тәхеттән баш тартам, – диде. Н.Фәттах. --- аның тәхеттән китүе сәясәттә күп үзгәрешләргә китерәчәген аңлыйлар. Г.Галәметдин

3) Җитәкчелек урыны, вазифасы; хакимлек итү, башкалардан өстен булу мөмкинлеге. Кан күргәч әсәренгән үгезләр кебек, бер-берсен таптарга җитешеп, Политбюро әгъзалары борынгыдан ук кеше аңын иләсләндереп килгән майлы калҗа: власть, хакими тәхет бүлешәләр. Ш.Галиев. Ә тәхет белән бәйләнешле шәхесләр тирәсендә бервакытта да ыгы-зыгы, гайбәт бетеп тормый. М.Әмирханов

Тәхеткә менү Дәүләт башлыгы булып идарә итә башлау. Бер елдан соң Александр II үтерелә, аның урынына Александр III тәхеткә менә. А.Тимергалин. Тәхеткә утыру к. тәхеткә менү. Ә низагның сәбәбе – Бөек Русь тәхете варисларының кенәз Владимирдан (Красное Солнышко) калган тәхеткә утыру тәртибен бозу, дип саныйлар тарихчылар. И.Хуҗин. Тәхет кылу кит. Кемне дә булса шатландыру, күңелен табу. Тәхет кыл кырмысканың күңеленСөләйманлык будыр! Дәрдемәнд. Тәхеттән төшерелү Хакимлек итүдән, идарә итүдән туктатылу, вазифасыннан азат ителү. Кичәге түрәләр инде мотлакый авторитет түгел, күбәүләр «тәхеттән төшерелде», кара ягылган зыялы милләттәшләребез акланды һәм реабилитацияләнде. А.Тимергалин. Кыскасы, илдә низаглар башланды, һәм алар минем тәхеттән төшерелүем белән тәмамландылар. И.Хуҗин. Тәхеттән төшерү Хакимлектән алу, идарә вазифасыннан азат итү. Алтан ханны тәхеттән төшереп, җирләрен кул астына алганнан соң, мин чин-кытайлардан унсигез белгеч-галим чакырттым. М.Галиев. Тәхеттән төшү 1) Дәүләт башлыгы булудан, идарә итүдән, хакимлек итүдән, дәрәҗәле вазифа башкарудан туктау. Дөрес, тәхеттән төшкән түрәне типкәләү дә бик миһербанлы эш түгелдер. Р.Батулла; 2) Җылы урыннан колак кагу; дәрәҗәсе төшү, абруе кимү. Безнең түрәләр тәхеттән төшеп калудан куркалар, шуның өчен, халыкка яхшылык эшләмәсәләр дә, Мәскәүгә яраклашу өчен, барлык көчләрен куячаклар. Безнең гәҗит. Тәхет тоту Дәүләт башлыгы буларак идарә итү, хөкем иясе булу. Хәер, бабаң, атаң, бөтен егерме буынлык нәсел-ыруың тәхет тотсын да, ничек ханлык каныңа сеңмәсен, ди. М.Әмирханов. Дәүләтеңдә татар ханы Тәхет тотмас инде бүтән: Бәйсезлеге китә илнең Синең белән, Сөембикәм. Т.Кәримов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә