ТӘФТИШЧЕ и. 1) к. тикшерүче (2 мәгъ.). Күпчелекне гарәп-фарсы алынмаларыннан татар телендә ясалган неологизмнар тәшкил итә: гамәлче, иминиятче, икътисадчы, иттифакчы, сәнәгатьче, тәфтишче, фиркачы, хәйрияче, химаяче. Р.Мөхиярова. Тәүдә оперуполномоченный, ары таба тәфтишче, янә бер елдан тикшерү бүлеге җитәкчесе, 1967 елда исә аны Шаран районының милиция бүлеге начальнигы итеп тәгаенлиләр. Кызыл таң

2) Ревизор. – Разберёмся! – диде эре генә итеп тәфтишче. З.Мурсиев. Ләкин тәфтишче бер-ике сәгать узгач кына килде. Туган як



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә