ТӘФТИШЛӘ’Ү ф. кит. к. тикшерү (1 – 4 мәгъ.). Мөхәррир тәфтишли һәр язганны, Уздырмаска теләп хилаф сүз ---. Р.Зарипов

Тәфтишләп бару Рәттән, эзлекле рәвештә тәфтишләү. Без язганны тәфтишләп бара ул

Тәфтишләп бетерү Тәфтишләүне төгәлләү, тулысынча тәфтишләү. Текстны тәфтишләп бетергәнче, бер сүз дә дәшмәде ул ---. Мирас

Тәфтишләп тору Гел, һәрвакыт, әледән-әле тәфтишләү; озак вакыт дәвамында тәфтишләү. Кадрлар бүлегендә артык тәфтишләп тормадылар. Җ.Дәрзаман. Туганлык, гаилә мөнәсәбәтләренә бик сизгер булган, гаять күзәтүчән, нечкә психолог Фатих Әмирханның да үз нәселен, даирәсен тәфтишләп торганы билгеле. Р.Әмирхан

Тәфтишләп утыру к. тәфтишләп тору. Шәкертләрнең һәр адымын тикшереп, тәфтишләп утыра торган гадәте юк иде аның. Г.Мөхәммәдова

Тәфтишләп чыгу Һәрберсен берәм-берәм, берсе артыннан берсен тәфтишләү, барысын да тәфтишләү. Шулай ук шагыйрьнең башлангыч иҗатына караган күп кенә шигырьләрен дә, тәгаенрәк әйткәндә, аларның хәзерге әдәби телгә күчермәләрен дә яңадан тәфтишләп чыгарга кирәк. Мәдәни җомга

Тәфтишли башлау Тәфтишләргә тотыну. Хәер, аның ул монографиясен бүгенге шартлардан, мөмкинлекләрдән чыгып тәфтишли башласак, билгеле инде, анда безнең заманга муафикь булмаган кимчелекләр дә күрербез, бүгенге көн күзлегеннән караганда дөрес үк күренмәгән фикерләр белән очрашырбыз. З.Рәмиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә