ТӘФТИ’Ш ИТҮ ф. кит. к. тикшерү (1 – 4 мәгъ.). Инде, и падишаһ, бу хикәятне аның өчен сөйләдем: сез дәхи, ул падишаһ кебек тәфтиш итеп, вәзирләр сүзе белән гамәл итәсез, вә шәригатькә ияреп гомер итәсез ---. К.Насыйри. Мәсәлән: «Арыслан, әлбәттә, Бүренең кан эчкүче залимлеген күп ишеткән булырга кирәк: тиз генә Бүрегә бу вазифаны бирмәскә теләп тәфтиш итмәс өчен, Юлбарыс, Кәркәдән, Фил, Кабан дуңгызы кебиләрне каршына чакырып: «Сез Бүрене ничек дип беләсез?» – дип сорашты». Г.Гыйльманов |