ТӘФТИШ и. гар. кит. 1) Берәр нәрсә, эш, объект турында сорашып, сынап, күзәтеп, кирәкле мәгълүмат алырга тырышу; махсус рәсми тикшеренү үткәрү. Хәкимнәре һәрберсе бер төрле сүз әйтеп, бәгъзылары җен эше дип вә бәгъзылары дәхи китап карап, гыйлем куәте белән җирне-күкне сәер кыйлып, тәфтишкә тотындылар. К.Насыйри. --- тәфтиш материаллары арасында мулла Морад язмаларыннан алынган аерым өзекләрнең русчага тәрҗемәләре сакланып калган. Мәдәни җомга 2) Берәр мәсьәләне тикшергән фәнни хезмәт: фәнни тикшеренү. Менә, җыеп әйткәндә, Каюм Насыйриның Казан татарларының халык әдәбиятын җыю һәм тәфтиш юлында эшләгән хезмәтләре шулардан гыйбарәт. Х.Габделбәдигъ. Бай эчтәлекле, мәгънәле «Идел» журналының искергән, кулланылыштан чыккан сүзләрне тергезергә омтылуы да аңлашылып бетми: --- тәфтиш (фәнни тикшеренү); гамил (фактор); мөәррих (тарихчылар); фикер хаяты (идеология); һөнәрмәнд (профессионал). Р.Юсупов 3) Берәр оешманың яки хезмәткәрнең эшен тикшерү; эшнең дөрес алып барылу-барылмавын ачыклау, бәяләү; ревизия. Көн яктыргач, станциядән жандармнар килеп тәфтиш ясадылар. Ш.Камал. Тәфтиш комиссиясе Фәтхулла хәзрәт өендәге кәгазьләр арасында киләчәктә шушындый хәлләр килеп чыккан тәкъдирдә нишләргә кирәклеген тәфсилләп күрсәткән язмалар һәм программ дискеталар да тапты. А.Тимергалин 4) Җинаять эшен тикшерү. Шуннан соң ул, тәфсилле һәм тагы да шомлырак итеп, Маһруйның ничек Ягъкубны үтерүен һәм бу җинаятьне тәфтиш вакытында аның тикшерүчегә сөйләгән сүзләрен, --- һәммәсен сөйләп бирде. З.Бигиев 5) Тентү, нәрсә дә булса эзләп табу максаты белән тикшерү. Русия буйлап туктаусыз алып барылган тентү, тәфтиш, кулга алулар ише «фетнәле эшләрнең» башы, чыннан да, кайда? Р.Зарипов |