ТӘФ-ТӘ’Ф ИТҮ ф. 1) Нечкә генә тавыш белән өзек-өзек өрү. Боларның бу тынычлыклары озакка бармады, кинәттән бер капка астыннан кечкенә генә курнос көчек тәф, тәф иткәч тә, аның артыннан икенчесе, аннан өченчесе, дүртенче, бишенче, алтынчы. Күз ачып күз йомганчы, иллеләп этләр җыелып та калды. Г.Тукай. Хәзер тәф-тәф итеп өреп килгән Муйнакны күрүгә, беренче булып ул кача башлый. Т.Мөбарәков

2) күч. Өзек-өзек нечкә генә тавыш чыгару. Каяндыр тәф-тәф иткән тавыш чыкты



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә