ТӘФСИР и. гар. дини 1) Коръәннең аятьләрен аңлату, мәгънәләрен киңәйтеп ачыклап язу. Дөрес, бер укуда ук аңлашыла торган аятьләр дә байтак, ләкин Коръәне Кәримнең махсус аңлату, тәфсир кирәк булган урыннары да җитәрлек. Р.Батулла 2) Ислам илаһиятында Коръән аятьләренең аңлатмаларын, мәгънәләрен өйрәнә торган фән. Төрле фәннәрдән – фикъһедән, тәфсирдән, тыйбтан вә голүм гарәбиядән дәрес укыды. К.Насыйри 3) Коръән сүрәләренә аңлатма биргән әсәр. Коръән өлеше гарәп имласы белән гарәп телендә, тәфсир өлеше латин имласында госманлы яки төрек-ислам телендә бирелә. И.Әмирхан |