ТӘФСИЛЛЕ с. 1. Җентекле, озын, нечкә тасвирлы. Мин бу хакта прокуратурага да, башка урыннарга да тәфсилле мәгълүматлар җибәрдем. Ф.Фәтхи. Болар хакында тәфсилле сүзне сөйләргә яраткан Зарифулла хәзрәтнең абыстае Хафизаттәй ашка чакырулы иде. Ф.Яхин 2. рәв. мәгъ. Җентекләп, бөтен ваклыкларына, нечкәлекләренә кадәр аңлатып. Нәҗми, язучылар оешмасы рәисе буларак, татар әдәбиятының шул чордагы торышы турында тәфсилле сөйли ---. Р.Фәйзуллин. – Хәзер тыңла, – дип, Сәет кайчан, кемне әтмәлләргә кирәклеге турында бик тәфсилле сөйләде. Т.Галиуллин |