ТӘФСИЛЛӘ’Ү ф. Тулысынча, җентекләп, бәйнә-бәйнә аңлату. Ул елларда күргән-кичергәннәрен тәфсилли китсәң, кәгазь җитмәс. К.Тимбикова. – Минем яңа тарханнарым өчен нинди ташламалар каралган, аларын да тәфсиллә, – дип, Мөхәммәдәмин янә яраларына тоз сипте. М.Әмирханов

Тәфсилләп бирү Кем өчендер тәфсилләү. Борынгы бабаларыбызның мирасын хәзерге татар теленә шагыйрь Әхмәт Гадел тәфсилләп бирә. М.Хәбибуллин. – Горизонттан югалып тор, җир тишегенә кер, яфрак астына сыен, – дип, полковник иренмичә аңлатып, тәфсилләп бирә. Т.Галиуллин

Тәфсилләп тору Озак тәфсилләү; сөйләү моментында тәфсилләү. Милләтпәрвәрләребез мине аңлар, шуңа күрә шәхси шатлык-куанычларыбызны тәфсилләп торуны кирәксенмим. А.Тимергалин. Ул көнне тагын ниләр сөйләшүебезне тәфсилләп торуның кирәге юктыр, туган. В.Нуруллин

Тәфсилли башлау Тәфсилләргә тотыну. Аның тормыш юлын тәфсилли башласаң, китап язарлык. Зәй офыклары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә