ТӘФСИЛ и. гар. 1) Берәр нәрсәнең бөтен нечкәлекләренә, ваклыкларына кадәр җентекле аңлатмасы. Инде монда артык тәфсил хаҗәт түгел. К.Насыйри. Тарих белән шөгыльләнгән затлар бу җирдә кыскартып язган нәрсәләрне беркадәр тәфсил белән һәм бу хәлләрнең мәйдан алганына сәбәпләрен күрсәтеп язарга теләсәләр, шәкертләр файдалануына лаеклы булачак бер әсәр булыр иде. Туган як 2) Сөйләнгән, тасвирланган нәрсәнең вак детале; нечкәлек, ваклык. И угыл, һәр сүзне тәфсил белән сөйләсәм, озак булыр. К.Насыйри. [Нәгыймь] тигез тавыш, салкын кан белән, әкият сөйләгән төсле, вак-төяк тәфсилләре белән тезеп кенә тора. Ш.Камал |