ТӘФКЕЛДӘ’Ү ф. 1) Нечкә тавыш белән өзек-өзек өрү, өргәләү (кечкенә эт яки төлке тур.). Читтә тәфкелдәп утырган эт балтырдан килеп эләктермәсен. К.Тинчурин 2) күч. Юк-бар сәбәп табып кемне дә булса тиргәү, сүгү. – Тәфкелдәргә ярата инде ул шулай, игътибар итмә, – диде дә, кулын селкеп, тиз-тиз атлап китеп барды. Р.Вәлиева Тәфкелдәп кую Кинәт бер мәртәбә тәфкелдәү. Ниндидер бер эт тәфкелдәп куйгач кына, алар карашларын каршы як ярга төбәделәр һәм елга кырыендагы чуерташлы ком өстеннән арлы-бирле йөрүче кешене күрделәр. Я.Шәфыйков Тәфкелдәп тору Әле, хәзер тәфкелдәү; гел тәфкелдәү. Бертуктамый тәфкелдәп торган этен тизрәк алып китәргә ашыкты кыз. Ялкын Тәфкелди башлау Тәфкелдәргә тотыну. Урамда этләр тәфкелди башлады |