ТӘҮФИКЪСЫЗЛАНУ ф. Әхлаксызлану, тәүфикъсызлык күрсәтү, тәүфикъсызга әйләнү. Ул арада Мәдинә, әллә нинди мәзәк-сәер тавышлар белән шаркылдап көлеп чалкан ятты да, тәүфикъсызланып, тәкатьсезләнеп, Галимҗанны янына чакырды ---. С.Поварисов. Аннары, шаярту катыш, шәһәр кызларына бик ияләшә-нитә китеп тәүфикъсызланма, дигәнсең. Н.Хәсәнов

Тәүфикъсызлана бару Акрынлап, аз-азлап тәүфикъсызлану. Күреп торасыз: яшьләр елдан-ел тәүфикъсызлана бара ---. Ш.Маннур

Тәүфикъсызлана башлау Тәүфикъсызлануга табан бару. Тәүфикъсызлана башлаганчы башлы-күзле итеп, урнаштырып калуың хәерлерәк. Ф.Хөсни

Тәүфикъсызланып бетү Тәмам тәүфикъсызлану, бөтенләй тәүфикъсызлану. Яшьләр тәүфикъсызланып бетмәсен дисәк, бар көчебезгә тырышырга тиешбез. Мәйдан

Тәүфикъсызланып йөрү Озак вакытлар тәүфикъсызлану. Тәүфикъсызланып йөрергә вакыты булмады аның, ничә ел өч җирдә эшләде. Р.Камал

Тәүфикъсызланып китү Соңгы вакытта тәүфикъсызлану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә