ТӘҮФИКЪЛЫ с. Әдәпле, тәрбияле, тыйнак, күркәм әхлаклы. Тирә-якның бер матуры булып үскән бу малай бик тәүфикълы һәм уңган икән, ләкин бөкре булуы аркасында гына кеше арасына чыкмый яши, ди. Г.Гыйльманов. Аллага шөкер, игелекле, тәүфикълы булып үсте Азаматлары. А.Әхмәтгалиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә