ТӘҮФИКЪЛАНУ ф. Тәүфикълыга әйләнү, тәүфикълы булып китү. Качан тәүфикъландың болай, Сәдрү? Һ.Такташ. Тәүфикъланды, песи кебек хәзер, мескен ---. Ф.Яхин

Тәүфикълана бару Акрынлап, аз-азлап тәүфикълану. Егет тәүфикълана бара

Тәүфикълана башлау Тәүфикълануга табан бару. Соңгы айларда тәүфикълана башлаган энесеннән мондый сүзләр көтмәгән иде ул. Туган як

Тәүфикълана төшү Бераз, берникадәр тәүфикълану. Малайларның олысы чынлап та тәүфикълана төште. Сәхнә

Тәүфикъланып бетү Тәмам тәүфикълану. – Болай булса, бөтенләй тәүфикъланып бетәсең бит инде, яулык бәйлисе генә кала, – дип көлеп калды иптәш кызы. Р.Вәлиева

Тәүфикъланып калу Билгеле бер сәбәптән, хәлдән, вакыйгадан соң тәүфикълану, тәүфикълы булып күренү. Азгыннар да тәүфикъланып кала. Рәт беткәч. Ш.Галиев

Тәүфикъланып килү Тәүфикълана башлау, бераз тәүфикълану. Мәчет-мәдрәсә юлына баскан улының тәүфикъланып килүен күрү ата-ана өчен зур сөенеч иде. Мәдәни җомга

Тәүфикъланып китү Сизелерлек, күзгә күренеп тәүфикълану. Гөлбануның атасы Нурый карт, яшь чагында ярлы һәм тәүфикъсыз булып, урлау-талау кебек эшләрдә генә йөрсә дә, тапкан берсен эчеп бетерә барса да, өлкәнәя төшкәч баеп һәм тәүфикъланып киткән иде. Г.Ибраһимов. Соңгы көннәрдә әти тәүфикъланып китте әле. Төннәр буе яза, сөйләшми, тартмый. М.Хәбибуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә