ТӘҮФИКЪ и. гар. 1) дини Нәрсә дә булса эшли алу өчен Аллаһның ярдәме, Аллаһның нәрсәгә дә булса юл ачуы. Аллаһы Тәгаләдән тәүфикъ вә һидаять ирешкән кеше гыйлем вә вәгазь мәҗлесеннән тәүбә вә истигъфар белән кайтадыр. К.Насыйри

2) Әдәплелек, тәрбиялелек, тыйнаклык, күркәм әхлак. Ну, Лотфулла энекәш, тәүфикъ дигән нәрсә юк инде синдә, ә? А.Хәлим. Син йоклап киткәч, керфек какмыйча, сиңа тәүфикъ тели идем. Г.Сабитов

Тәүфикъка килү к. тәүфикъ табу. Ире сабырланыр, тәүфикъка килер дип уйлады. Х.Ибраһим. Уйлансыннар, тәүфикъка килсеннәр, хакыйкатькә кайтсыннар, дигәндер. Г.Гыйльманов. Тәүфикъка утырту Яхшы юлга бастыру, яман гадәтләрдән биздерү. Бәлки, менә минем ише карак малайларны тәүфикъка утыртып булмасмы, халыкның азрак аңын күтәрә алмаммы дип, шулай базардан базарга чана сөйрәп, бер тиенсезгә азапланып йөри торгандыр әле. Г.Бәширов. Тәүфикъка утыру к. тәүфикъ табу. Ничә әйтсәң дә бер сүз: тәүфикъка утырды Мөнәвәр карт, культурный балалар кайткач. Ф.Хөсни. Тәүфикъ табу Начарлыкка бирелеп тә, соңыннан тыелу, тыйнаклану, әдәплеләнү; тәүфикълану. --- тәүфикъсызларга тәүфикъ табарга булыш, юлдан язганнарга юл күрсәт, мескеннәргә, кеше кулына карап тилмереп ятучыларга саулык иңдерә күр! З.Хөснияр. Яхъя пәйгамбәрне төштә күрүне бу китапта дин һәм әдәп, тәүфикъ табарсың дип юрарга өйрәтелә. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә