ТӘҮРАТ и. гар. Библиянең бер өлеше; Муса пәйгамбәргә бирелгән, яһүдилекнең төп тәгълиматын үз эченә алган изге китап; русчасы: Тора. Тәүрат, Библия, Коръән кебек изге китаплар кешене бары тик яхшылыкка гына өнди. Ф.Хуҗин. Тәүрат башта ташка чокып язылган, аннары бозау тиреләренә, ахырда кәгазь битләренә күчерелгән, диләр. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә