ТӘҮЛЕКЛЕК с. 1) Бер тәүлек эчендә башкарыла, эшләнә, яшәлә торган. – Бездә тәүлеклек ясле-бакча эшли, – диде. М.Маликова. Бүген бер сыердан тәүлеклек савым 24 килограммга җитә. Кызыл таң 2) Саннар белән килгәндә, шул сан белән күрсәтелгән тәүлек эчендә була, дәвам итә, сузыла торган. Чирле икәнен белә торып, хатыныңны өч тәүлеклек юлга алып чыккансың. А.Гыйләҗев. Биш тәүлеклек сабый агасы кулында җилкенеп чапканын да аңлыйдыр шикелле. Р.Батулла |