ТӘҮЛЕКЛЕ с. 1) Тәүлек белән исәпләнә торган, тәүлекләргә бүлеп эшләнә торган. Габдулла тәүлекле эштә кәчәгәрдә, мин беренче бала белән бульнискә кергән идем. Н.Хәсәнов. Казанда тәүлекле эшләрдә эшләп, ял көннәрендә авылдагы йортларына кайтып, дачада ял иткән кебек яшәп, тагын шәһәргә тәүлеккә китеп баручылар күп бездә. Татарстан яшьләре 2) Сан белән килгәндә, шул сан белән күрсәтелгән тәүлеккә сузыла торган. Танибәкне Сарай Бәркәдән ике тәүлекле юл арасындагы Сарайчык каласына чаклы каршы барып уен ясадылар. В.Имамов. Монда килүенә әле тулыр-тулмас ай ярым вакыт узды, инде өченче тапкыр штраф изоляторында унбиш тәүлекле җәза уза. И.Сираҗи |