ТӘҮЛЕКЛӘП рәв. 1) Эш, кизүлек итү һ.б.ш.ның вакытын тәүлек белән билгеләп. Дүрт йорттагы дүрт гаилә тәүлекләп дежур торып, комлы сахра җиренә арыклар буенча су агызалар. Ә.Гали. Алар шулай вакыты белән тәүлекләп эшлиләр. Т.Галиуллин 2) Бер тәүлек чамасы. Үзе ул преферанс сугарга ярата, кайдадыр хәрбиләрдән һәм карт артистлардан якалашып уйный торган кешеләре бар, шулар янына китсә, тәүлекләп тә югала торган иде. Ә.Еники. Көнләп кенә түгел, тәүлекләп китмәделәр нефтьчеләр яңа скважиналардан. З.Мәхмүди 3) Тәүлек исәбе белән. Күчеп килү өчен юл акчалары, прорабның хезмәт хакын – йөз кырык сум, тәүлекләп түләнә торган акчаларны бирделәр, шуңа күрә кесәм буш түгел. Р.Мирхәйдәров |