ТӘҮЛЕК и. 1) Бер көн һәм бер төнне эченә алган егерме дүрт сәгатьлек вакыт берәмлеге. Ике тәүлек дигәндә, сау-сәламәт бала туды. М.Мәһдиев. Сорау алулар берничә мәртәбә, туктамастан өчәр тәүлек дәвам итә. З.Зәйнуллин 2) Ел, ай, көн кебек сүзләр белән килеп, шуның «тулы циклы», «әйләнеше, әйләнәсе» мәгънәсен белдерә. Ел тәүлеге авылларда кеше өендә кунып йөри. М.Мәһдиев. Менә, примерга, әбиеңнең көн тәүлегендә ким дигәндә бер, биюче әртист була алмадым, дип зарланмаганы юктыр. Р.Хәмид ◊ Тәүлекнең алтынчы намазы Билгеләнгән күләмнән тыш һәркөн үтәлүе мәҗбүр булган өстәмә эш, бирем. Ул хәзер аңа тәүлекнең алтынчы намазы кебек карый бит инде. Сөембикә |