ТӘҮДӘ рәв. Иң элек, иң башта, башлап; беренче эш итеп. Ул төшенчә минем аңыма иң тәүдә Маяковский исеме белән килеп керде, аннан соң инде «Тукай традициясе» дигән төшенчә аңыма сеңде. Н.Нәҗми. Бу җеп һәм бу тәм күзгә күренми, телдә тоелмый башласа, иң тәүдә телнең, аннан илнең үзен үлем биләп ала. А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә