ТӘҮГЕ с. Иң беренче, әүвәлге, элекке, баштагы. Дөрес, ул көзгегә карап тормады, хәер, алтынсу маңгай чәче каплаганга, сызылып кына килгән тәүге җыерчыкларны ул барыбер күрмәгән булыр иде. А.Тимергалин. Тормышымны тәүге кардай ап-ак, чиста биттән башлар өчен, үз-үземнән качып, бик ерак, бик озын юлга чыктым мин. Р.Габделхакова

Тәүге әтәч Иртә таң вакыты, таң яңа гына беленә башлаган вакыт. Безгә бары тәүге әтәчкәчә Кирәк иде йоклап алырга. М.Җәлил. Тәүге әтәч белән Таң беленә башлауга ук, бик иртә. Габделҗәмил, тәүге әтәч белән торып, калага печән сатарга китәргә тиеш иде. М.Кәрим. Тәүге карлыгач Нинди дә булса эштә, өлкәдә беренче булган, башлап җибәрүче; көтеп алынган беренче хәл, күренеш һ.б. Исмәгыйль Гаспралының «Тәрҗеман» газетасы – татар вакытлы матбугатының тәүге карлыгачы. Х.Миңнегулов. Шушы фестивальдән соң театрыбызның тәүге карлыгачларының берсе Рима Шәһит кызы Ключарёва беренчеләрдән булып Башкортстанның атказанган артисткасы исеменә лаек булды. Сәхнә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә