ТӘҮБӘ’ ИТҮ ф. Берәр ярамаган эш, гөнаһ эшләүгә үкенеп, аны яңадан кабатламаска сүз бирү. Тәгъбирчеләр куркыныч төшләр күреп саташкан кешегә гөнаһларыннан тәүбә итеп, хәер-садака биреп, бозык эшләрдән ерак булырга киңәш итәләр. А.Тимергалин. Тәүбә итмә, кеше, хыянәттән соң, Кыл ялганмый намус артында. А.Хәлим |