ТӘ’ҮБӘ-ӘСТӘГЪФИРУЛЛА ы. Ялгышканын, нәрсәнедер дөрес эшләмәвен яисә хаклы булмавын аңлаганда әйтелә. Нәрсә, мин ялганлыйммы? Тәүбә-әстәгъфирулла, диген! Т.Гыйззәт. Октябрь бәйрәмнәре җиткәч, кечкенә кызым – Резедам әйтә миңа: – Әтием, туйдым инде мин бу хатыннар базарыннан (үз сүзләрем икән монысы, тәүбә-әстәгъфирулла!), үзең белән ял йортына алып бар әле? – ди. Җ.Дәрзаман |