ТӘҮБӘ и. гар. 1. Кылган гөнаһка яки гаеп эшкә үкенү һәм аны яңадан кабатламаска карар кылу, сүз бирү. Хата белән хатаның, тәүбә белән тәүбәнең аермасы да кайчак җир белән күк арасы. Г.Хөсәенов

2. ы. функ. 1) Берәр яман яки гөнаһлы эштән яки сүздән кайтканда, аны башка эшләмәскә карар биргәндә әйтелә. – Тәүбә, бүтән булмас, начарлыгым тигән булса, гафу итегез, хушыгыз, – дидем. Ә.Баян

2) Гомумән берәр сүз белән катгый килешмәү, ошатмау һ.б.ш. белдерә. Тәүбә, мәктәптә укытып ми черетәмме соң, тәүбә! Н.Гыйматдинова

Тәүбәгә килү к. тәүбә итү. Муеннан гөнаһларга батабыз да... аннары, авыз күтәреп, гафу итүеңне үтенәбез, тәүбәгә килмәкче булабыз, сине искә төшерәбез... З.Хөснияр. Бурайга кайткач, Мирхан, чыннан да тәүбәгә килеп, адәмчә яшәргә ният иткән икән. З.Мурсиев. Тәүбә (догасы) укыту Моннан соң ул эшне эшләмәскә ант иттерү. – Тәүбә догасы укытырга кирәк, бөтенләй азына башлады алайса, – ди әнә абыйсы да. Кызыл таң. Тәүбә капкасы (капусы) ябылу Моңарчы эшләгән яман эшләре яки әйткән начар сүзләре өчен үкенеп, хаталарын танып, аларны яңадан кабатламаска үз теләге һәм акылы белән сүз бирү вакыты үтү; тәүбә итәргә соң булу. Монда инде алдынгылар рәтендә шул ук тәүбә капкалары ябылган Гаязлар, я кайчандыр дөнья кендеге булып йөреп, җил-давыл китереп ташлаган зур бавырлы акыл ияләре. Ә.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә