ТӘ’Ү с. 1. Беренче, әүвәлге; тәүге. Кеше үзенең кемлеген, асылын, нәсел-нәсәбен тирәнрәк белер өчен, берчак тәү чыганакларга, үткәнгә әйләнеп карый. Г.Хөсәенов 2. рәв. мәгъ. Иң беренче тапкыр, әүвәл, башта. Гомердә тәү күргән кешеләр дә әллә кайчан таныш булган кешегә әйләнә. Н.Нәҗми. Сабиров кабинетының иң түрендәге ишекне Гөлзилә тәү кергәндә искә алмаган икән. М.Кәбиров |