ТӘТҮ ф. Кемгә дә булса берәр нәрсә эшләргә һ.б. насыйп булу, мөмкинлек чыгу. Бер уйласаң, гаиләле булу бәхете аңа утызга якынлашканда гына тәтеде. С.Шәрипов. Ходайга шөкер, ике ул үстердек, әзгә генә булса да, онык сөю бәхете дә тәтеде миңа. Г.Якупова Тәти башлау Тәтү очраклары ешаю. Әйе, балет артистларына соңгы вакытларда гына тәти башлаган бик тансык һәм кадерле сәфәр иде бу. Р.Вәли. Башта өйдәгеләрен, якыннарын сыйласа, соңрак татлы ризыкны авыз итү мөмкинлеге күрше-күлән, туган-тумачаларга да тәти башлый. Безнең гәҗит |