ТӘТИЛӘНҮ ф. сөйл. 1) Матурлану, ямьләнү, тәтигә әйләнү, тәти булу (гадәттә балалар телендә яисә балалар белән сөйләшкәндә). Сеңлемне кочаклап алды да: «Бигрәк тәтиләнгән икән кызыбыз», – дип елмайды әти. Сабантуй 2) Бизәнү-ясану белән генә мәшгуль булу; матур яки яхшы күренү, уңай тәэсир калдыру өчен тырышу. Хәер, нигә дип шул тиклем тәтиләнергә әле. К.Кәримов Тәтиләнеп китү Тагын да тәтиләнү. Бу күлмәкне кигәч, син тагын да тәтиләнеп киткән. Р.Вәлиева Тәтиләнеп тору Хәзерге моментта тәтиләнү; озак тәтиләнү. Колакка килеп чалынган иң саран хәбәрләргә караганда, кемнең кем булуына карамыйча, бу йортта бер генә кеше белән дә тәтиләнеп тормыйлар. Ф.Сафин Тәтиләнеп утыру к. тәтиләнеп тору. Шундый чакларда да «әдәп саклап», тәтиләнеп утырсак, я, без үзебез кем булабыз инде? Р.Шәрәфиев |