ТӘТИ с. 1. 1) Балалар телендә: матур, чибәр, ямьле, әйбәт. Ә балалар, тәти күлмәк кидермәсәң, фотога төшәргә теләми. Ф.Яруллин. Кая, тәти күлмәгеңне кидерәм. М.Әхмәтшина

2) сөйл. Яхшы, әйбәт. Югыйсә әсәрләрендәге Сталин, Хрущёв, Брежнев исемнәрен сызып ташлап, тәти булып калырга тырышучылар күренә башлады. Ф.Җамалетдинова. Аннан килеп, укучыга, тәти сүздән бигрәк, төгәл сүз кыйммәт. Р.Фәйзуллин // Шәп, матур. Тәти товар

3) Туган абый һәм апаларга иркәләп, яратып эндәшкәндә «абый», «апа» сүзләреннән алда әйтелә торган сүз. Ни хәлләр соң, тәти абый? Авылда һавалар әйбәттер? М.Мәһдиев. Матурлык җәһәтеннән, минем фикеремчә, беренче укытучым Рәисә ападан чүт-чүт кенә кайтышрак, кушаматы да Тәти апа, Разия апаны күргән-белгән кеше башкача уйлый да алмас. Т.Галиуллин

4) шелт., ирон. Эшләргә бик яратмыйча, матур киемнәр киеп көязләнеп йөрүче, кыланчык; бизәнеп йөрергә яратучы. Тәти егет, хәзер гаепле кешене эзлисең, син үзең йөрдең Хәмзин дә Хәмзин дип, авыз ерып. И.Юзеев

2. и. мәгъ. 1) Матур, ялтыравыклы уенчык. Анна Васильевна, тәтиләрен күрсәтә торган бала кебек, иң әүвәл Шәмсигә дачаны күрсәтте. Г.Исхакый. Бала күз явын алырлык тәтиләргә дә, шул уенчыклар тирәсендә бөтерелгән яшьтәшләренә дә карамый. Н.Нотфуллина

2) Ватылган чынаяк кыйпылчыгы, чынаяк китеге. [Күл] төбендә саф ахак кебек Таш тәтиләр ята елтырап. Б.Рәхмәт. [Гөлсемнең] бик кадерле күргән матур бизәкле чынаяк тәтие [бар]. Г.Гобәй

3) Кадерле, яраткан кеше. Көне буе икегезне дә сагынып беттем инде, әй тәтиләрем минем! Р.Сәгъди

3. рәв. мәгъ. Яхшы итеп, әйбәт итеп. Әгәр мин аңа минем белән ничек тәти уйнавыңны барып сөйләсәм... Г.Әпсәләмов. – Кунаклар килгәч, кем үзен тәти тота, шуңа иң тәмлеләрен бирермен, – дип, әниләре кисәтеп куя... Г.Галиева

Тәти кош сөйл. ирон. к. асыл кош. Бу артык матур, артык зифа яшь врачка алар шикләнеп карыйлар: каян очып килгән бу тәти кош, берәр түрәнең капризлы кызымы я булмаса кәләшеме, диләр төсле. Г.Әпсәләмов. Директор да аны күрде һәм, ә-ә, тәти кош, бу синмени әле дигәндәй, ризасызлыгын йөзенә чыгарып, чыраен сытты. М.Хәсәнов. Тәти кул Уң кул (балалар телендә). Кашыкны тәти кулыңа тот. Н.Гыйматдинова. Без кызлар белән аңа чишмәдән су алып кайтабыз, идәнен юабыз, өен җыештырабыз, аннары ул безнең барыбызга да: «Тәти кулың кайсысы?» – дип сорый-сорый я чикләвек, я конфет өләшеп чыга да озын-озын итеп рәхмәтләр укый. Н.Кәримова. Тәти күрсәтү Юмалап, буш вәгъдәләр биреп алдау, нәрсә белән дә булса кызыктыру. Яшь балага тәти күрсәтеп кызыктырган кебек, староста калай медаленә кызыңны алмакчы булганнар бит. Т.Гыйззәт. Тәти тоттыру к. тәти күрсәтү. Тәти тоттырып кына алдый алмассың, хәзер ул элеккеге тәҗрибәсез белгеч түгел инде. Мәйдан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә