ТӘТЕЛДЕК с. 1. Күп сөйләшергә яратучан (күбесенчә хатын-кыз һәм балалар тур.). Нинди генә җитди булып күренергә тырышмасын, бигрәкләр сагынып кайта иде шул тәтелдек малаен. К.Миңлебаев. Шундый йомшак, шулкадәр сагынылган һәм шултикле кадерле иде аның, алты гына яшьтә булса да, зурларча акыллы, тәтелдек Розалиясе! В.Нуруллин 2. и. мәгъ. Күп сөйләүче, бертуктаусыз тәтелдәп торучы кеше. – Аһ, тәтелдекләр! Сез лыбырдашканда, сөт үзеннән-үзе чиләккә ага мәллә?! – дип, абзарга «күз һәм колак» керде. Н.Гыйматдинова. – Иркә ише тәтелдекләр – бәхетсез җаннар ул, – дидем. Безнең гәҗит |