ТӘТЕЛДӘ’Ү ф. Тиз-тиз сөйләү; вак-төяк, юк-бар нәрсәләр турында күп сөйләү. Менә хәзер сине алдыма утыртып, синең тәтелдәгәнеңне ихлас күңелдән тыңлау мөмкинлеге өчен җаным фида кылырга да риза булыр идем. К.Миңлебаев. – Ие, ие, – дип тәтелдәде Сафура, – җырлауның ояты юк аның. Х.Ибраһим

Тәтелдәп алу Бераз гына тәтелдәү. Сәгыйдулла икенче бүлмәгә чыккан арада, Саҗидә колак төбемдә автоматтай тәтелдәп алды: – Теге эт ашамас, песи яламас нәмәрсәгә «Казаннан китте» диген. Ф.Баттал

Тәтелдәп тору Сөйләү моментында тәтелдәү; гел тәтелдәү. Ата белән ананың тырышлыгы бушка китмәде: балалар татарча бер сүз белмәсәләр белмәде, ну урысчаны тәтелдәп торалар иде инде. Р.Сәгъди. – Булды, булды, барысы да булды, – дип тәтелдәп торды кызыкай. К.Кара

Тәтелди башлау Тәтелдәргә тотыну. Шул җан иясенә карап алдылар да, алдан ук сүз куешкандай, тиз-тиз генә тәтелди башладылар: – Дөнья пычратып йөри бит бу... Ф.Баттал. Төенчек күтәреп чыгып килгән Вәрәкыяне күргәч, каушапмы, уңайсызланыпмы, тагын үзалдына сөйләнгәндәй тәтелди башлады: – Борчылмаслыкмыни?! Авылыгызга туры юлдан – Зәхмәт күле аша гына килдем. Р.Рахман

Тәтелди бирү Бернигә дә карамый тәтелдәү. Ул минем бу сүзләремне колагына да алмады: – Я, нинди билге белән котлыйм сезне, «отлично» беләнме? – дип, һаман үзенекен тәтелди бирде. В.Нуруллин. [Кыз] Бәләкәй бармагын сәхнә ягына төртеп тәтелди бирде: – Дошманнар әнә тегендә, шуларны куарга кирәк. Ф.Сафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә