ТӘТӘ’Л ТАШЫ и. 1) Балык тота торган ятьмәгә тагылган таш яки башка авыр нәрсә; батыргыч. Тәтәл ташы суга төшеп киткән икән, күрми калганбыз. Ш.Маннур

2) күч. шелт. Кемгә дә булса ияреп, бер адым да калмый тагылып йөри торган кеше. – Аның кадәр үк тәтәл ташы булмасаң инде, – диде дә ишекне дә япмыйча чыгып китте апасы. Г.Әпсәләмов

3) күч. шелт. Бертуктаусыз һәм күп сөйләшүче кеше; лыгырдык. [Сөбхи:] Лыкылдама, тәтәл ташы. М.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә