ТӘТӘЛЛЕ с. 1) Тәтәле булган. Тәтәлле ятьмә белән без ике-өч сәгать эчендә бер чиләк балык тотып кайттык. Г.Ахунов. Ә яздан башлап кара көзгә хәтле, эштән соң, Атыш елгасында тәтәлле ятьмә белән балык тота. Безнең гәҗит

2) күч. Үзенә ияреп йөрүчесе булган. Тәтәлле егетләр

◊ Тәтәлле бозау койрыгы Чәч толымы. Чәч дисәң дә чәч инде аның – тәтәлле бозау койрыгы ---. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә