ТӘТӘЛ и. 1) Ятьмәне, елымны суда киерү җайланмасы; тәтәлкә. Алар елга буендагы таллыктан кармак сабы ясап, кипкән камыштан тәтәл рәтләп, балык тотарга да тотындылар. Л.Таналин
2) күч. Төенчек. Кулында кечкенә генә бер тәтәл иде. И.Нуруллин