ТӘ-ТӘ’ КИЛҮ ф. Бертуктамый күп сөйләү; артык әрсез сөйләшү, тел озайту. – Өч-дүрт кило ит биреп кенә котылырмын дип уйлама! – дип, Ихласның күзен ачырмыйча, тә-тә килеп утыра, сасык! А.Гыйләҗев. Ул тә-тә килеп гел сөйләп тора: фәлән-фәлән кешеләр белдерү аша танышып кушылдылар, ди, фәләннәр гөрләшеп яшиләр, ди, фәләннәрнең, шулай өйләнешеп, ике балалары бар, ди. Ф.Садриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә