ТӘТӘЙ II и. сөйл. 1. 1) Матур, әйбәт, кызыктыргыч әйбер. Аның кешеләре, чыннан да, Изгеавылны басып алдылар: авылда көне-төне сыйланулар, сыйлаулар китте, сәбәпле-сәбәпсезгә очсыз бүләкләр, ялтыравык тәтәйләр тарату башланды. Ф.Бәйрәмова

2) Балалар җыеп уйнарга ярата торган пыяла, фарфор һ.б. кисәкләре ише вак-төяк ялтыравык әйберләр; тәти. Чәче дигәндә ул аллы-гөлле тасмаларга катып-корышып беткән бармак битләре белән кагылып алды, алка дигәндә – җиз кисәкләренә, муенса дигәндә таш, тәтәй кисәкләренә кагылгалады. Н.Фәттах

2. с. мәгъ. сөйл. к. тәти (2 мәгъ.). Аның телефоннар, тәтәй кара савытлары куелган өстәл артында утыруларын күрсәгез, шаклар катар идегез инде менә! М.Хәсәнов. Коммунизм кәкәй түгел, тәтәй ул! Ф.Баттал

3. рәв. Үз аягы белән, чит ярдәмсез (кечкенә баланың басып торуы, йөри башлавы тур.). Ул хәзер бишегеннән чыгып килә инде, сәке буйлап үрмәләгән була, ике кулыннан тотып бастырсаң, тәтәй тора. Ш.Маннур. Тәтәй йөрү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә