ТӘТӘЙ I и. сөйл. 1) к. тәтә (1 мәгъ.). – Курыкма, тәтәй, имгәнмәс, утырып, ныгып кына китәр, – диде егет һәм тамак кырып куйды. Ә.Еники. Әле күптән түгел, үзе дөнья куйганнан соң кырык ел үткәч, Латыйфә тәтәй исеменең мәгънәсен укыдым да исеме җисеменә шулкадәр туры килер икән дип хәйран калдым. Ш.Галиев 2) диал. к. тәтә (2 мәгъ.). Тәтәй ашка сала иде, бөтнек кыркып кергәннәрем гомергә истә калган. Ш.Галиев 3) күч. сөйл. Фахишә, бозык хатын-кыз. Никадәр охшаш заман килгән, Никадәрле азык язарына: Һәр чат саен яшь тәтәйләр баскан, Иңнәренә нәни сумка аскан. Җ.Дәрзаман. Казанның татарлар телендә Искәндәр сарае дип йөртелгән Александр пассажына җигүле ат белән кереп, тәтәйләр янында атналар буена калып, ахырда ак ыштаннан гына чыгып качкан вакытлары да аз булмады. Ф.Яхин ◊ Тәтәйләр йорты Фәхешханә, кызыл фонарьлы йорт. «Дөмбер карчык йорты» – Иске Казанда гадәттә татар бәндәсе тоткан фәхешханә, сәфаләтханә, тәтәйләр йорты. А.Тимергалин. [Кара жиләнле:] Үзең дә беләсең, аның өчен тәтәйләр йорты бар. Р.Зәйдулла. Тәтәйләр рәте к. тәтәйләр йорты. Гүзәл хатыны, күз карасыдай баласы – «алтыны» булса да, ул – әхлакый яктан бозык һәм азгын кеше: унбишләп хатын алган, өстәвенә, кичләрен Кабан күле буендагы фәхешханәгә – «тәтәйләр рәте»нә йөргән. Р.Ганиева. Тәтәй чаба, мин дә чабам Кеше ихтыярына буйсынып, ияреп эшләү (мөстәкыйль фикерле булмаган кешегә карата әйтелә). Шуңа күрә «тәтәй чаба – мин дә чабам» дип, чит ил тәҗрибәсен тоташы белән үзебезгә күчереп булмый. Ватаным Татарстан |