ТӘ-ТӘ иярт. 1) Кечкенә балалар чыгарган авазларны белдерә. Минем энем: тә-тә-тә, сөйли-сөйли йөдәтә, сорый-сорый йөдәтә ---. Г.Әпсәләмов 2) Берәр кешедән көлгән вакытта әйтелә. Агайлар тагы да яманрак шаулап, ачулы-зәһәр итеп көлергә тотыналар: «Их-хи-хи! Тә-тә-тә! Ну, Хәбиб!» Ә.Еники. – Тә-тә-тә, – дип, яткан җиреннән сикереп торды Җик Мәргән. М.Хәбибуллин |