ТӘТӘ и. диал. 1) Бертуган кыз кардәш, апа. – Харам мал төс бирми, тәтә, – диде энесе, ерактанрак суктырып. М.Әмирханов 2) Әтинең яки әнинең бертуган сеңлесе, тута, түти. Нәкъ шул минутта иң кече кыз – яланаяклы кара тәпиле кыз – төз лапас астыннан йөгереп чыгып, чырыйлап кычкырды: – Тәтә үлә! Тәтә үлә! М.Мәһдиев 3) Әби, дәү әни. Безнең тау ягында өлкән яшьтәге әбиләрне, дәү әниләрне күбрәк «тәтә» дип йөртәләр. Р.Сәгъди 4) Гомумән олы яшьтәге хатын-кызга хөрмәт итеп эндәшү сүзе. Гөлүсә авырып китте бит әле, Зәйтүнә тәтә. М.Хәсәнов. Килгән саен алар: «Әйдә, тәтә, чәй эчик әле», – дип, әби янына керәләр. В.Нуриев. 5) диал. Балаларга, яшьләргә «бәпкәм», «җаным», «наным» мәгънәсендә яратып, иркәләп әйтү өчен кулланыла торган сүз. Тәтәм, алай ярамый, әниеңнең сүзен тыңларга кирәк. Кызыл таң 6) диал. Әти. [Анна:] Без әти димибез, тәтә дибез.А.Гыйләҗев |