ТӘСЛИМ и. гар. 1) Кулдан кулга тапшыру, бирү; берәр нәрсәне иясенә кире кайтарып бирү гамәле. Шул сәбәптән Аллаһы Тәгаләнең казасына тәслим булудан башка чаралары юк. Гасырлар авазы 2) Бирелү, тапшырылу, каршы торудан туктау, җиңелүне тану күренеше. Фәкать шуны уйладым: мин дошманга тәслим булырга китеп баручы һәм иртәгә язмышымның ничек буласы билгесез бер сәяси «җинаятьче» идем, Зәки Вәлиди исә махсус поезд белән мәмләкәтенә кайтып баручы «дәүләт кешесе» иде. Г.Баттал. Шәһәр тәслиме вакытында бик күп кан коелды. Мирас |