ТӘСДЫЙКЛА’У ф. Раслау, дөресләү, тәсдыйк итү. Менә шушы белгәннәремне, әйткәннәремне имзам белән тәсдыйклыйм. Р.Мостафин. Шунысын да искәртик: Татарстан Диния нәзарәте тәсдыйклаган карар белән, бары ике генә югары мәдрәсәне тәмамлаган шәкертләр Россия ислам университетына кереп укуларын дәвам итәргә хокуклы. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә