ТӘСДЫ’ЙК ИТҮ ф. кит. 1) Берәр нәрсәнең яки берәр сүзнең дөреслеген раслау, дөрес дип тану. Хәзерге вакытта аның киез итек басу производствосына караган уйлап табучылар эше белән шөгыльләнүче комитет тарафыннан тәсдыйк ителгән 12 төрле машинасы гына бар. А.Алиш. Минем бурычым, Әхмәдулла энекәш, әлхасыйль, сезгә шуны бәйнә-бәйнә тәсдыйк итү. Г.Әпсәләмов

2) Нәрсәне дә булса рәсми рәвештә раслау. «Сез күрсәткән зат шәрифләрне лаеклы санап тәсдыйк итәбез, авыл халкыннан тамга җыеп җибәрегез», – дип язганнар. Т.Гыйззәт. Инде бу теләкләр, бу карарларның дәүләт тарафыннан тәсдыйк ителүе калган иде. Х.Миңнегулов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә